воскресенье, 20 декабря 2015 г.

Сезне чын күңелдән якынлашып килүче Яңа 2016 ел белән котлыйм!

Яңа елны, туган һәр яңа көнне елмаеп, зур өметләр һәм хыяллар белән каршы алыгыз! Күңелегез саф, хислярегез эчкерсез, хыялларыгыз якты һәм матур булсын. Яңа еллар килсен елмаеп, күңелләрдә мәңге шатлык булсын, яшәмәгез, дуслар, моңаеп.


Өммегөлсем

Чулпан калка, ал таң ата.
Таң Гөлсемне уята
Гөлсем таңнан кырга барып,
Ай-урагын уйната.

Бас әйдә, Өммегөлсем,
Идәннәре бөгелсен.
Басуыңда зур бәхетнең
Чаткылары күренсен!

Гөлсем шук та, Гөлсем ут та, —
Егет күңелен яндыра.
Бик еш шулай сөйгәнен дә
Эштә хәйран калдыра.

Бас әйдә, Өммегөлсем,
Идәннәре бөгелсен.
Басуыңда зур бәхетнең
Чаткылары күренсен!

Көн дә дими, төн дә дими,
Ару-талуны белми.
Ярышта да безнең Гөлсем
Алдынгылыкны бирми.

Бас әйдә, Өммегөлсем,
Идәннәре бөгелсен.
Басуыңда зур бәхетнең
Чаткылары күренсен!

понедельник, 23 ноября 2015 г.

Зәңгәр шәл

Карлыгачкай кара, муены ала,
Очып кына киткәч, абау, бәгырем, югала.

Башың яланбаш икән,
Бөркән зәңгәр шәлеңне;
Чит җирләрдә бик күп йөрдем,
Белә алмадым хәлеңне.
Ал яулык, зәңгәр шәл,
Үткән гомер бигрәк жәл.

Атадан бала яшьләй калса,
Күкрәк көчләре белән, абау, бәгырем, мал таба

Башың яланбаш икән,
Бөркән зәңгәр шәлеңне.
Чит җирләрдә бик күп йөрдем,
Белә алмадым хәлеңне.
Ал яулык, зәңгәр шәл,
Үткән гомер бигрәк жәл.

Зөбәрҗәт

Карчыгадай дигән, һай, гаярь кош
Кош кундырмас, бәгырем, тирәккә;

Биби лә кем, Сәрби лә кем, Зөбәрҗәт,
Бибигайшә һәм Гөлгәйшә
Өзелеп-өзелеп сөйләшә.

Гашыйк хәле бигрәк яман икән,
Май кундырмый, бәгырем, йөрәккә.

Биби лә кем, Сәрби лә кем, Зөбәрҗәт,
Бибигайшә һәм Гөлгәйшә
Өзелеп-өзелеп сөйләшә.

Биек тә генә биек ни күренә? —
Биек каеннарның биеге;

Биби лә кем, Сәрби лә кем, Зөбәрҗәт,
Бибигайшә һәм Гөлгәйшә
Өзелеп-өзелеп сөйләшә.

Нурлы йөзкәйләрне ни саргайта? —
Җан да сөйгәннәрнең көеге.

Биби лә кем, Сәрби лә кем, Зөбәрҗәт,
Бибигайшә һәм Гөлгәйшә
Өзелеп-өзелеп сөйләшә.

Килә ява бер болыт

Тормыш бит ул бер карасаң,
Елмаеп көлгән кебек.
Икенче яктан карасаң,
Шәмнәре сүнгән кебек.

Килә ява, килә ява
Ияләшкән бер болыт.
Очар канатларым булса,
Тормас идем бер минут.

Җил булсам, исәр идем лә,
Гөл булсам, үсәр идем.
Алма булып, алларыңа
Өзелеп төшәр идем.

Килә ява, килә ява
Ияләшкән бер болыт.
Очар канатларым булса,
Тормас идем бер минут.

Абау, аллам, «уф» та димим —
Уфтана димәсеннәр.
Уфтанырга калган бу, дип
Дошманнар көлмәсеннәр.

Килә ява, килә ява
Ияләшкән бер болыт.
Очар канатларым булса,
Тормас идем бер минут.

Алларын алга манам

Китәм, дисең, китәм, дисең,
Китәм, дисең, кайларга?
Ниләргә сабыр итмисең
Тагын бер-ике айларга?

Ал чия төпләрендә,
Гөл чия төпләрендә,
Сулар сибеп үстерәләр
Тәрәзә төпләрендә.
Алларын алга манам,
Гөлләрен гөлгә манам,
Иркәм китә еракларга —
Сөю утында янам.
Дулкынланып сулар керә
Пароход идәненә.
Ышанмагыз егетләрнең
Яратам дигәненә.

Китәм, дидең, читкә киттең,
Чит иде теләкләрең.
Инде хәзер чит җирләрдә
Өзелер үзәкләрең.

Ал чия төпләрендә,
Гөл чия төпләрендә,
Сулар сибеп үстерәләр
Тәрәзә төпләрендә.
Алларын алга манам,
Гөлләрен гөлгә манам,
Иркәм китә еракларга —
Сөю утында янам.
Дулкынланып сулар керә
Пароход идәненә.
Ышанмагыз егетләрнең
Яратам дигәненә.

Стенада сәгать йөри,
Саный минут исәбен.
Кай җирләрдә йөри икән
Минем алма кисәгем?!.

Ал чия төпләрендә,
Гөл чия төпләрендә,
Сулар сибеп үстерәләр
Тәрәзә төпләрендә.
Алларын алга манам,
Гөлләрен гөлгә манам,
Иркәм китә еракларга —
Сөю утында янам.
Дулкынланып сулар керә
Пароход идәненә.
Ышанмагыз егетләрнең
Яратам дигәненә.

вторник, 17 ноября 2015 г.

Г. Тукай әдәби музее экспозициясендә фольклор материаллары

Халыкның әкият, бәет, табышмак, мәкальләрен, күпсанлы җырларын кечкенәдән үк үз рухына сеңдереп үскән татар халык шагыйре Г. Тукайның әдәби музее экспозициясендә фольклор материалларына гаять зур урын бирелә. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатын чагылдыручы музей экспонатлары халык авыз иҗаты материаллары белән бергә үрелеп бара.
Шагыйрьнең татар халык авыз иҗаты нигезендә язылган “Шүрәле”, “Су анасы”, “Кәҗә белән Сарык әкияте” кебек әсәрләре татар әдәбиятының гүзәл җәүһәрләреннән санала. Бу җәһәттән 1910 елда ук Г. Ибраһимов, әдәбият һәм халык авыз иҗаты арасындагы мөнәсәбәтләрне күздән кичереп, Г.Тукай иҗатының татар әдәбияты барышындагы кабатланмас урынын билгеләп уза, татар халкының үз фольклорына мөнәсәбәттә күзен ачуда, аңарга үз авыз иҗатының нинди бай һәм саекмас рухи ми- рас булуын күрсәтүдә шагыйрьнең ролен ассызыклый. “Ул үзенең матур вә шагыйранә җөмләләре илә шул гавам әкиятләрен тасвир итеп, һәркем тарафыннан сөелеп укырлык бер хәлгә куй- ды”,[4] – дип яза әдәбиятчы.
Г. Тукай әдәби музеенда Г. Тукайның фольклор белән бәйләнеше темасы иң беренче чиратта Шүрәле образы аша чагы- лыш таба. Шагыйрьнең мәшһүр “Шүрәле” поэмасы Г. Тукайның беренче шигырь җыентыгына кертелә. Поэманың ахырында мон- дый юллар язылган: Ихтар. “Мин бу “Шүрәле” хикәясен Пушкин вә Лермонтовларның шундый авыл җирендә сөйләнгән хыялый хикәяләрне язуына истинадән яздым. Өмид юк түгел әле: ихти- мал, бара торгач, үз арамыздан маһир рәссамнар чыгып, шүрәленең кәкре борын, озын бармак, мөгезле башларын һәм дә кулы кысылуларын, шул тасвир кылынган урманнарны – һәммәсен тәрсим кылып чыгарырлар. Авыл җирендәге хыялый хикәяләрнең һәммәсен язып чыгуда файдадан башка бернәрсә дә булмас зан идәрем” [7, б. 352].
Музей экспозициясендә күренекле скульптор Г.В. Богородицкаяның «Шүрәле» скульптурасы (1986), Н.У. Әлмиевнең “Шүрәле” офорты (1981), В.П. Аршиновның “Шүрәле” (2006) рәсеме, Р.Г. Галимуллинның әлеге әкияткә ба- гышланган “Шүрәлеләр җыелышы” (1982), “Биюче шүрәлеләр. Тукайга мәдхия вальсы” (1982–1984), “Адашкан шүрәлеләр” (1976–1984), “Шүрәле бәладә” (1966–1974), “Яңа шүрәлеләр” (1986), Р.М. Фәткуллинның “Шүрәле” (2001) хезмәтләре урын ала, шулай ук экскурсантларга “Шүрәле” әкият-поэмасының та- тар, рус, чуваш, казах, төрек, инглиз телләрендәге нөсхәләре дә тәкъдим ителә. Ф.З. Яруллинның “Шүрәле” балеты афишасы, Сөембикә, Былтыр, Шүрәле образын тудыручы артистларның сәхнә киемнәре дә Г. Тукай әдәби музеен баета. Аларның күбесе – М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры бүләге.
Гомумән, Шүрәле образы Г. Тукай иҗатының үзәгендә тора. Шагыйрь үзенең күп әсәрләрен дә “Шүрәле” имзасы белән бас- тыра, хәтта китапның авторы буларак та әлеге псевдонимны күрсәтә. Мәсәлән, Г. Тукайның “Халык моңнары” исемендә халык җырларын эченә алган китабы 1910 елда “Җыючысы Шүрәле” дигән имза белән басылып чыга.
Г. Тукай әдәби музеенда фольклор материалларының бер өлеше Г. Тукайның “Халык әдәбияты” лекциясе белән бәйле. «Йолдыз» газетасының 1910 елгы 15 апрель санында түбәндәге игълан бирелә: “Бүген, пәнҗешәмбе, 15 апрель, кич 9 сәгатьтә «Шәрекъ клубы»нда Габдулла әфәнде Тукаев халык әдәбияты ту- рында лекция укыячак. Билет бәясе 30 тиеннән 15 тиенгә кадәр” [2]. Игъланда хәбәр ителгәнчә, бу көнне Г. Тукай үзенең “Халык әдәбияты” дигән лекциясен укый. Кичә Кабан күле буендагы Хәйрулла Сабитов өендә уза [5].
Лекциянең тарихын шагыйрь үзе болай аңлата: “Көннәрдән бер көнне бер иптәшемә уйнап кына: “Мин халык әдәбияты ту- рысында лекция укыйм”, – дип әйткән идем. Ул, шуңа ышанып, Тукаев лекция укыячак икән дип, мөгътәбәр гәзитәләремезнең берсенә язып та өлгергән. Мин, ул иптәшем яныннан чыкканда, уйнап әйттем, ышанып калма тагы, дип әйтергә онытканмын. Менә шулай итеп, ялгыш, уеннан уймак чыгып куйгандай булып, мин теге газета хәбәрен тәкзибә-фәләнгә керешмичә, чынлап та халык әдәбияты хакында үземнең белгән вә хис иткән кадәр фикерләремне сөйләргә җәсарәт итәм” [8, б. 2].
Г. Тукайның “Халык әдәбияты” лекциясе күпләрне үзенә җәлеп итә: вакытлы матбугатта бу хакта мәкаләләр басылып чыга [10; 3, б. 318], ике айдан ук аерым китап буларак нәшер ителә [8, б. 43], газет-журналларга күпсанлы игъланнар урнаштырыла [11].
ТР Милли музее фондында әлеге китапның 1912 елда “Өмид” матбагасында нәшер ителгән икенче басмасы саклана [9, б. 32]. Аны музейга 1993 елда В.В. Кудряшов бүләк иткән.
 Г. Тукай әдәби музееның даими экспозициясенә әлеге хезмәтнең 1917 елгы басмасы урнаштырылган. Әлеге китапны 1955 елда музейга күренекле театр эшлеклесе, артист, пьесалар авторы Локман Аитов (1891–1972) тапшыра.
Г. Тукайның “Халык әдәбияты” лекциясен тыңлаучыларның күбесе Казанның зыялы яшьләре һәм шәкертләреннән гыйбарәт була. Шул кешеләрнең берсе, татар теле һәм фольклор галиме, профессор Хуҗа Бәдигый (1887–1940), үзенең истәлегендә болай яза: “Теоретик материал күп булмаса да, лекция миңа бик ошады. Тукай үзенең лекциясендә хәзерге күзлектән караганда да, халык әдәбиятының (фольклорының) эчтәлеген яхшы ук дөрес билгеләп бирде” [1, б. 121].
Г. Тукайның әдәби музее экспозициясендә Хуҗа Бәдигый белән бәйле экспонатлар мөһим урын алып тора. Фольклорчының фотосурәте белән янәшә аның «Халык әдәбияты» хезмәте урнаш- тырылган. 1919 елда “Аң” нәшриятында дөнья күргән китап берничә өлештән тора. Беренче өлешендә – мәкальләр, икенче өлештә табышмаклар, такмаклар һәм такмазалар урнаштырылган. Соңыннан, өченче өлештә бәетләр урын ала. Бәетләр арасында “Сак-сок бәете”, “Башмак бәете”, “Чегән бәете”, “Хан кызы бәете”, “Баткан Гайшә бәете”, “Буа буе бәете”, “Фатих бәете” һ.б.ны атап узарга мөмкин. Табышмаклар арасында математик һәм хәтта гео- метрик гамәлләргә нигезләнгән сораулар да тәкъдим ителгән.
Музей экспозициясендә Г. Тукай һәм Х. Бәдигыйның югары- да искә алынган хезмәтләре белән янәшә, шул ук витринада, ХХ га- сыр башында дөнья күргән халык җырлары китаплары да урын ала. Аның икесе Казанда 1909, 1914 елларда дөнья күргән. Ә “Иң яхшы җырлар” китабы 1913 елда Оренбургта “Кәримев, Хөсәенев вә шөрәкясе” басмаханәсендә басылган.
Г. Тукай әдәби музеенда халык уен коралларына да урын бирелгән. Алар арасында мандолина аерым урын алып тора. Аны музейга 1985 елда Ф. Әмирханның гаиләсе һәм аларның дуслары Фатыйма һәм Җәлал Мәҗитевләрнең фотосурәтләре белән бергә Ф.З. Еферова тапшыра. Музейга кабул итү документларында күрсәтелгәнчә, уен коралының хуҗасы – “Шәрекъ клубы” кар- шында оештырылган беренче татар кыллы оркестрында мандо- линада уйнаган Җәлал Мәҗитев.
Шунысын да әйтергә кирәк, Җ. Мәҗитев Г. Тукайның “Ха- лык әдәбияты” лекциясенең шаһиты була һәм бу хакта болай искә ала: “Йомшак кына аваз белән җылы гына җөмләләр белән баш- ланган бу лекция бара-бара эзгә төшә һәм Г. Тукай үзе дә (су кое- ныр алдыннан чиркәнеч алган кеше кебек) иркенләп сулу ала һәм сөйли торган сүзен киңәйткәннән-киңәйтә бара. Халык лекцияне бик яратып тыңлый һәм ахырында лекциядән бик риза булып та- рала. Лекцияне тыңларга килүчеләр арасында Фатыйх Әмирхан, Галиәсгар Камал, Гафур Коләхмәтев, Каюм Коләхмәтев, Миргаяз Иманаев, Гайнетдин Әхмәрев һәм башкалар булалар” [5].
Бу урында Г. Тукайның тагын бер китабын искә алмый уза алмыйбыз. Ул “Мәктәптә милли әдәбият дәресләре” дип исемләнгән мәктәп-мәдрәсәләр өчен төзелгән дәреслек- хрестоматия китабы. Дәреслек 1911 елда “Үрнәк” матбагасында басылып чыга. Музей экспозициясендә нәкъ менә шушы – ша- гыйрь үзе исән чагында дөнья күргән басма урнаштырылган. Ул музей фондларына 1960 елда А. Хәлиуллинадан сатып алына. Башка китаплардан аермалы буларак, бу басмага шагыйрь, үз әсәрләре белән беррәттән, башка күренекле татар әдипләренең дә иҗат үрнәкләрен кертә. Дәреслектә Каюм Насыйри җыйган ха- лык авыз иҗаты үрнәкләреннән милли мәкальләр бирелгән.
Г. Тукайның рухи остазларыннан берсе күренекле мәгърифәтче К. Насыйри (1825–1902) төзегән мәҗмуга да музей экспонатлары арасында үз урынын алып тора. “Фәвакиһелҗөласа фил-әдәбият” (“Әдәбият турында әңгәмәләр җимеше”) 1884 елда Казан университеты матбагасында басыла. 610 биттән торган бу китап музей фондларына К. Бариевтан 1966 елда сатып алына. Җыентыкның соңгы бүлегендә татар халкының сөйләм телендә йөргән мәкаль, табышмак, җыр үрнәкләре, шулар турында әдипнең фикер һәм аңлатмалары бирелә. К. Насыйри бу китабында: “...билгеле ки, телебездә булган бәетләр, шигырьләр, мәкальләр, әйтемнәр бик уңышлы рәвештә ритм һәм рифмага салынып төзелгәннәр, ...мәгънәне тулы һәм матур итеп бирүдә башка телләрдән һич тә ким түгел, бәлки кайбер яктан үзенчәлекләре күбрәк булган урыннары да бардыр” [6, б. 134], – ди.
Күренгәнчә, фольклор материаллары музей фондларына ХХ гасыр урталарыннан күпләп туплана башлый. Аларның күбесе әдәбиятны яраткан, тарихка, гореф-гадәтләргә битараф булмаган кешеләр тарафыннан бүләк ителә. Халык авыз иҗатына кагылыш- лы материаллар фольклор экспедицияләрендә дә туплана. Шул ук вакытта күп кенә язма чыганаклар сатып та алына.
Шул рәвешле Г. Тукай әдәби музеенең даими экспозициясендә урын алган фольклор материаллары шагыйрьнең тормыш юлын, иҗади, фәлсәфи карашын тулырак күзалларга, иҗат үзенчәлекләрен билгеләргә мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта экс- курсантларга, башка өлкәләрдән килгән кунакларга татар халкының буыннан-буынга күчеп килгән бай рухи мирасын тәкъдим итүдә дә әһәмиятле роль уйный.

Әдәбият  исемлеге
1. Бәдигый Х. Исемдә калганнар / Х. Бәдигый // Тукай турында замандашлары: истәлекләр, мәкаләләр һәм әдәби әсәрләр җыентыгы. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1960. – Б. 118–121.
2. [Шәрекъ клубы»нда Габдулла әфәнде Тукаев халык әдәбияты турында лекция укыячак] белдерү // Йолдыз. – 1910. – 15 апрель (№ 528).
3. Вәлиди З. Җырларымыз хакында / З. Вәлиди // Шура. – 1910. – №10. – Б. 318.
4. Ибраһимов Г. Әдәбият мәсьәләләре: халык мосаннәфаты / Г. Ибраһимов // Йолдыз. – 1910. – 8 июнь (№ 549).
5. Исламов Р. Лекциягә билет / Р. Исламов // Кызыл таң. – 2011. – 26 октябрь.
6. Насыйри К. Фәвакиһелҗөласа фил-әдәбият / К. Насыйри. – Казан: Казан университеты матбагасы, 1884. – 610 б.
7. Тукай Г. Әсәрләр: 6 томда. – Казан: Тат. кит. нәшр., 2011. – Т. 1. – 407 б.
8. Тукай Г. Халык әдәбияты / Г. Тукай. – Казан: Сабах; И.Н. Харитонов матбагасы, 1910. – 43 б.
9. Тукай Г. Халык әдәбияты / Г. Тукай. – Казан: Сабах; Милләт, 1912. – 32 б.
10. “Шәрекъ клубы”нда лекция // Йолдыз. – 1910. – 19 ап- рель (№ 529)

11. Яңа әсәрләр // Идел. – 1910. – 13 август (№ 280).

Әлеге материалны тулаерак әлеге ссылкага күчеп карарга мөмкин